Министрлык инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары бүлеп бирү яки булдыру турында мәгълүмат бирү кирәклеге турында искә төшерә

2020 елның 8 мае, җомга

«Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында» ТР Законы, РТ Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турындагы нигезләмә» карары һәмТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү турында»гы карары нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.

Бу чаралар социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эш белән тәэмин итү өлкәсендә социаль яклау мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шуның белән бергә, практикада аерым оешмалар тарафыннан закон һәм норматив база таләпләрен үтәмәү очраклары теркәлә.

Агымдагы елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы «РОСТАР» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ РФ КоАП 19.7 ст. каралган административ хокук бозу кылуда гаепле дип танырга һәм кисәтү рәвешендәге җәза билгеләргә карар кылды.

Шуның белән бәйле рәвештә Министрлык инвалидларны халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә эшкә урнаштыру өчен эш урыннары бүлеп бирү яки булдыру турында үз вакытында мәгълүмат бирү кирәклеге турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International