Алабуга интернат-йортында «Без сезнең белән, сез безнең белән» флешмобы оештырдылар

2020 елның 8 мае, җомга

Менә инде бер атнадан артык Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән бергә яшиләр. Үзизоляция вакытында алар барысы да бер-берсен яхшырак белделәр, яхшы күршеләргә әверелделәр.

Алар бергәләп ял чаралары, мастер-класслар үткәрәләр, 9 Май бәйрәменә әзерләнәләр. Өлкән кешеләр еш кына хезмәткәрләрне «эштән соң» үзләренә кунакка чакыра.

Интернат-йортта үткәрелгән «Без сезнең белән, сез безнең белән» флешмобы бер-береңә карата яхшы мөнәсәбәт күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International