Яр Чаллы һәм Алабугада хәйрия акцияләре узган

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

"Тормыш семьфониясе" проекты кысаларында Яр Чаллының "Волонтер" ирекле хәрәкәте Артем Сергеевны дәвалау өчен акча җыю буенча акция уздырган. Бу балага  герпетик энцефалит, гипотоник-гиперкинетик формада БЦП диагнозлары куелган, ул шулай ук баш миендә табылган  җитди авырудан да интегә.

Гадәттәгечә, "Арзан", "Омега", "105 Универсам" сәүдә үзәкләре, "Алан","Тулпар" кебек универсаль базарлар, "Сәүдә кварталы" сәүдә комплексы әлеге чараның партнерлары буларак катнаштылар. Бу юлы әлеге исемлекне "Сити-молл" сәүдә-күңел ачу комплексы да тулыландырды.

Әлеге хәйрия  акциясе ярдәмендә Чаллы волонтерлары башлангычы белән җәмгысе 82 640 сум акча җыелган.  Чарада барлыгы 26 волонтер катнашкан, акция нәтиҗәләре хәбәр ителгән 310 смс җибәрелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International