«Салават күпере» үзәге психологы балалар белән видеоэлемтә аша дәресләр үткәрә

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Галина Артеполихина балигъ булмаган балалар белән индивидуаль дәресләр үткәрде.

Чара видео аша шалтыратулар ярдәмендә үткәрелә. Карточкалар һәм уеннар балаларга үз кичерешләрен җиңәргә, яшьтәшләре белән аралашканда булган хаталарны күрергә һәм аңларга ярдәм итә.

Кызыклы дәрес ахырында психолог балаларга кабат очрашырга һәм метафорик карталар белән эшләүне дәвам итәргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International