Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Откровение» клубы әгъзалары өчен шәхси онлайн-консультация үткәрелде. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Римма Сәйфиева алып барды.
Эчке ресурсларны ачу һәм мобилизацияләү, социаль-психологик проблемаларны хәл итү максатыннан, психолог социаль хезмәтләрдән файдаланучылардан аларның үзизоляция чорында булган проблемалары турында мәгълүмат алды һәм алар белән фикер алышты.
Клубта катнашучыларны үзрегуляция күнекмәләренә өйрәтү һәм проблемаларны мөстәкыйль хәл итү максатыннан «Монда һәм хәзер» техникасы үткәрелде.
Ахырда психолог клубта катнашучыларга эмоциональ халәтне тотрыкландырырга ярдәм итүче күнегүләр тәкъдим итте.