Бүген Казанда “Балаларга - әкият” дип исемләнгән Республика акциясе уздырыла

2012 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген 15.30 да “Гаилә” үзәге  «Июль» хәйрия фонды белән берлектә “Балаларга - әкият” дип исемләнгән  Республика акциясе уздыра. Чарада ТР районнарының махсуслашкан учреждениеләрендә тәрбияләнүче ятим балалар катнашачак.

Шул ук көнне 12.30да К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры авыр тормыш шарларында яшәүче балалар өчен  “Шүрәле онлайн”   хәйрия спектаклен  тәкъдим итәчәк.

Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге акцияләр – гаилә җылысыннан мәхрүм булган балаларга аз гына булса да бәхет очкыны, шатлык бүләк итү максатларыннан чыгып үткәрелә. Алар, бәлки, балаларның бары бер генә көнен бизәр, әмма театр бинасында хәтердә калган мизгелләр Яңа ел тылсымына ышанырга бер мөмкинлек бирер иде, дип өметләнә хәйриячеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International