Түбән Каманың нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында "Һөнәрдә иң яхшы аппаратчы - 2012" дип исемләнгән конкурс уздырылды. Анда «Нижнекамскнефтехим» ААҖ дә хезмәт куючы яшь эшчеләр катнашты. Алар гамәли һәм теоретик өлештән торган берничә сынау уздылар.
Конкурста катнашучылар арасыннан һөнәрдә иң яхшы дип табылган аппаратчыны билгеләделәр. Аларның берсе - нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумында белем алучы Илнур Нуруллин булып чыкты.
Барлык җиңүчеләргә дә истәлекле бүләкләр һәм мактау кәгазьләре тапшырылды.