Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 450 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 24 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Яшел Үзәндә, Кама Аланында һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән, анда 2020 елның 18 мартына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 659, 287 һәм 217 эшсез исәптә тора.
Бу атнада рәсми рәвештә теркәлгән эшсез гражданнар саны арту Алабугада (+8) һәм Түбән Камада (+6) күзәтелә.
Менделеевскида хисап атнасында вәзгыять үзгәрмәгән, анда элеккечә рәсми рәвештә теркәлгән 49 эшсез гражданнар исәптә тора.