Татарстанда һаман да эшче куллар җитешми

2012 елның 14 декабре, җомга
Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 32897 вакансия исәпләнә.  6 нчы декабрьдән алып 12 нче декабрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 2737 гә якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 17186 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәттә  дә күзәтелә.   Биредә 5691, 2143, 1138 һәм 1071 эшчегә ихтыяҗ бар.
Эш табу өчен  иң авыр хәл Апас, Саба һәм Алексеевск районнарында. Аларда 6, 3 һәм 2 генә вакансия исәпләнә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International