Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе кабат кими башлады

2012 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе
Узган берничә хисап атнасында республикадагы эшсезлек  түбән дәрәҗәдә – 1,14% ны тәшкил итүче күрсәткечтә сакланганнан соң, кабат хәрәкәткә килде һәм 0,01% ка түбәнәйде. Хисап атнасының ахырына ул 1,13%ны тәшкил итте. Бер атна эчендә эшсез гражданнар саны 184 кешегә кимеп, хәзер 2 миллион икътисади актив халыкка  23117 эшсез исәпләнә.  Эшсезләр санының иң кызу рәвештә кимүе Кама Тамагы, Алексеевск, Ютазы районнарында күзәтелә. Аларда 7,8%, 6,4%, 5,4% күрсәткеч исәпләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International