“Россиянең югары социаль эффективлыкка ия оешмасы” дип исемләнгән республикакүләм конкурсның “Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыруларны киметү” номинациясендә әлеге предприятие иң яхшысы дип табылган. Оешма составына 6 көчле үзәк: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Биләр һәм Шәмәрдән, шулай ук Әлмәт, Тәтешнең аз көчле ретрансляторлар цехлары керә. Оешмада барлыгы 230 кеше эшли. Әлеге хезмәткәрләрнең һөнәре куркыныч һөнәрләр рәтенә керә. Алар даими оәвештә биектә эшлиләр, төрле антенналардан нурланыш алу куркынычы да сәламәтлекләренә бер дә уңай йогынты ясамый. Шуның өчен дә әлеге оешмада хезмәткәрләренең хезмәтен саклауга бик зур игътибар бирәләр.
Биредә махсус киемнән башлап хезмәткәрләргә бирелә торган чиста суга кадәр идеаль тәртип хөкем сөрә. Аттестация нәтиҗәләре буенча эшчеләрнең хезмәт шартлары яхшыртылган. Даими рәвештә электромагнит кырлары, җитештерүдәге тавыш, яктылык кебек җитештерүнең зыянлы факторлары тикшерелеп тора. Бүлекләрдә һәрвакыт медицина күзәтүен һәм хезмәт саклау буенча укулар үткәреп торалар. 2006 нчы елдан бирле ел саен Хезмәтне саклау көне уздырыла.
“Татарстан Республикасының республика радиотелевизион тапшыручы үзәге” оешмасының эшләү дәверендә бер генә җәрәхәтләнү очрагы да теркәлмәгән.