3 меңнән артык кеше хезмәт хакын вакытында ала алмый

2012 елның 10 декабре, дүшәмбе

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 1 нче декабрьгә республикада вакытында хезмәт хакларын ала алмаучы 3397 кеше исәпләнә.   Акчаларын кайтармаган иң күп хезмәткәрләр авыл хуҗалыгы предприятеләрендә күзәтелә. Аларның саны 2 меңнән артык.

Башка тармакларда мондый эшчеләрнең саны сизелерлек ким. Эшкәртүче җитештерү предприятиеләрендә эш бирүчеләрнең  690  хезмәткәрләренә   бурычы җыелган. Электроэнергия, газ һәм су җитештерү һәм тарату оешмалары – 203 хезмәткәргә акча түләргә тиеш, төзелештә – 166 кешегә хезмәт хакы түләнмәгән, калдык сулар җыю  белән шөгыльләнүче оешмалар 152 хезмәткәргә бурычлы, мәдәният оешмалары – 55 кешегә хезмәт хакларын кайтарырга тиешләр.

1 кешегә булган хезмәт хакы буенча булган бурычның уртача күләме  18 меңнән бераз кимрәк сумманы тәшкил итә. Бер кешегә булган иң аз бурыч  калдык сулар җыю  белән шөгыльләнүче оешмаларда – 13616 сум. Иң күбе исә  мәдәният оешмаларында -  1 кешегә 80 мең.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International