Республиканың бурычлы предприятиеләре акрынлап хезмәткәрләре алдында булган бурычларын кайтара башладылар. 1 декабрьгә гомуми бурычның суммасы 61 миллион 110 меңне тәшкил итте. Бу – узган айга караганда 5 %ка кимрәк. Шулай итеп, ноябрь өчен предприятиеләрнең хезмәткәрләргә булган бурычы 13 миллионнан да артыграк суммага кимегән.
Иң уңай хәл әлегә төзелеш өлкәсендә күзәтелә: 9 миллион 444 мең сум түләнгән инде. Нәтиҗәдә, бу тармакта булган бурыч хәзер 3,5 миллион сумны тәшкил итә.
Бурычларны кайтару юлын эшкәртүче җитештерү өлкәсендәге оешмаларда да тапканнар (2 миллион 864 мең сум бурыч кайтарылган). Калдык сулар җыю белән мәшгуль оешмалар 1 миллион 4 мең сум бурычларын каплаганнар. Әлеге җитештерү тармакларында калган бурычның күләменә килгәндә, ул хәзер 10 миллион һәм 1 миллион 226 меңне ( саналган тәртип буенча) тәшкил итә.
Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы тармагында ситуация авырлаша бара. Узган ай өчен әлеге өлкәдә мәшгуль предприятиеләрнең бурычы 10 миллион сумга арткан. Шулай итеп, 1 декабрьгә хезмәткәрләргә түләнмәгән хезмәт хакы 29 миллион 16 меңгә җиткән. Мәдәният өлкәсендә эшләүче оешмаларда да 82 мең сумга бурычлар арту күзәтелә. Хәзер бу сумма 4 миллион 365 мең сум тирәсендә.
Әйтергә кирәк, барлык бурычлар да предприятие һәм оешмаларның үз акчалары булмау сәбәпле җыелган. Бюджет финанславы җитмәү аркасында җыелган бурычлар юк.