13 декабрьдә сәгать 10.00 нан 13.00 гә кадәр Халыклар дуслыгы йортында медицина учреждениеләренең вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Чарада әлеге өлкәдә эшләргә теләүче барлык кешеләр дә катнаша ала. Ярминкә барышында эш эзләүчеләр предприятиеләрдә булган 700 вакансия белән таныша, медицина учреждениеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре белән сөйләшә алачаклар. Ярминкәдә шәһәр һәм республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләре катнашачак.
Ярминкә Павлюхин урамы, 57 нче йорт адресы буенча узачак.