Иртәгә министрлыкта башлангыч һәм урта белем учреждениеләрендә эшләүче иң яхшы укытучы, мастер һәм директорны билгеләячәкләр.
Бу көнне "Иң яхшы укытучы - 2012", "Иң яхшы директор - 2012", "Ел мастеры - 2012" дип исемләнгән һөнәри осталык конкурсларының 2 нче этабы узачак. Читтән торып катнашкан һәм конкурсның элеккеге этабын узган катнашучылар жюри каршында үзләренең осталыкларын исбатлап күрсәтәчәкләр.
Конкурста катнашырга барлыгы 115 кеше теләк белдергән булган. Иң күп хезмәтләр "Иң яхшы укытучы" номинациясе буенча килгән - жюри 60 эш арасыннан иң отышлысын сайларга тиеш була.
Билгеләп үтик, 2 нче этапта җиңү яулаучылар цифрлы һәм компьтер техникасын алу өчен сертификатлар белән бүләкләнәчәк.