ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов ДТРК "Татарстан" радиосы тыңлаучыларының сорауларына җавап бирәчәк

2012 елның 11 декабре, сишәмбе

Иртәгә, 12 декабрь көнне ДТРК "Татарстан"  радиосы эфирында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары  Азат Габделәхәтов чыгыш ясаячак. Әңгәмәнең төп темасы - 2012 нче елгы инвалидлар декадасына йомгак ясау. Программа кысаларында шулай ук "Уңайлы тирәлек" федераль программасын тормышка ашыру, мөмкинлекләре чикле кешеләрне социальләштерү, эш белән тәэмин итү  кебек мәсьәләләр дә  карап үтеләчәк.

Теләге булган һәркем туры эфирда (7.00-8.00)  үз сорауларын ирештерә ала. Моның өчен бары тик  555-55-13 номеры буенча чылтыратырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International