Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, эчке эшләр органнарында хезмәтне популярлаштыру максатыннан полиция хезмәткәрләре Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр.
Тәрбия эшләре буенча белгеч Алия Чакушина Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге оешуы, Алабуга суворов хәрби училищесына керү тәртибе, уку процессының үзенчәлекләре, шулай ук полициядә хезмәт итү турында сөйләде. Ул барлык кызыксындырган сораулар буенча полиция бүлегенең кадрлар бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуына игътибар итте.
Аннары наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча бүлек белгече Алинә Минибаева сәламәт яшәү рәвеше турында лекция үткәрде.
Полиция хезмәткәрләре балаларга блокнотлар, татлы бүләкләр тараттылар һәм бергәләп фотога төштеләр.