«Наз» приютында тәрбияләнүчеләр бадминтон буенча ярышларда катнашты

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Узган ял көннәрендә Әгерҗе муниципаль районында башлангыч сыйныф укучылары арасында бадминтон буенча ярышлар узды. Спорт чарасы Күләгәш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы базасында узды.

Ярышларда Красный Бор урта мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары һәм «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча приютның малайлар командасы II урынны, ә кызлар – V урынны яуладылар.

Спорт ярышлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International