29 нчы ноябрьдән алып 5 нче декабрьгә кадәр булган хисап атнасында эшкәртүче җитештерү тармагыннан җәмгысе 138 кеше эштән азат ителгән. Аларның күбесе Яр Чаллы һәм Түбән Камада – 23 һәм 21 кеше. Шулай ук сәүдә һәм төзекләндерү хезмәтләре өлкәсендә дә хәйран күп эштән китүләр күзәтелә – 116 кеше. Иң өметле хәл балыкчылык тармагында – биредә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән. Электроэнергия, газ һәм су җитештерү һәм тарату оешмалары, файдалы казылмалар табу һәм икътисад эшчәнлеге өлкәләрендә дә уңай хәл күзәтелә – алардан 7, 12, 15 кеше эштән киткән. Алга таба эшсез калулар буенча саннар мондыйрак: кунакханә-ресторан бизнесы өлкәсеннән 25 кеше киткән, сәламәтлек саклаудан – 35, коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсеннән – 42, күчемсез милек белән операцияләр һәм дәүләт идарәсе – 45 әр кеше, транспорт һәм элемтә өлкәсендә 55 кеше эшсез калган. Төзелештә исә хезмәткәрләр саны 87 гә кимегән.
Республика буенча тулаем алганда исә, соңгы атнада эш белән тәэмин итү үзәкләренә 1433 кеше исәпкә баскан.