Эшсез дип танылганнарның күбесе үз теләкләре белән эштән киткәннәр

2012 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

29 нчы ноябрьдән алып 5 нче декабрьгә кадәр булган хисап атнасында эшсезләр санының бераз кимүе күзәтелә.  Бер атна эчендә республикада  эшсезләр саны   56 га кимегән. Татарстан буенча тулаем алганда 23301 кеше эшсез дип танылган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан. Узган атна буенча исә барлыгы 1433 кеше эшсез калган. Аларның 750 се - эштән азат ителгәннәр. Аларның да 529ы – эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән. 53 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.

Билгеләргә кирәк, эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә басканнарның күбесе башкалада һәм Яр Чаллыда яшәүчеләр. Казанда, мәсәлән,  теркәлгән эшсезләр саны 5,5 меңнән артып китә. Яр Чаллыда исә мондыйлар 3 меңнән артык.  Иң аз эшсезләр саны Актанышта –  бары тик 44 кеше генә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International