Ничә атна рәттән инде республикада теркәлә торган эшсезлек дәрәҗәсе бер ноктада кала бирә. Узган атнада да үзгәрешләр булмады. 29 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр булган хисап атнасында күрсәткеч 1,14 %ны тәшкил иткән.
Әйтергә кирәк, иң түбән күрсәткеч Актаныш районында – 0,31%. Иң югарысы исә Кама Аланында күзәтелә – 4,8%.