Түбән Кама наркология диспансерында дәваланучылар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

26 нчы февральдә Түбән Камада халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең профконсультанты Е.В. Саблина наркология диспансерында медик-социаль тернәкләнү узучы гражданнар белән очрашты.

Әңгәмәдә барлыгы 12 кеше катнашты. Аларга мәшгульлек үзәге күрсәтә торган хезмәтләр, эш эзләүче булып теркәлү тәртибе, махсус эшкә урнашу программалары, һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләделәр.

Очрашуда катнашучылар шулай ук Түбән Кама муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмаларының актуаль вакансияләре белән таныштылар.

Түбән Кама наркология диспансерының белешмә-консультация пункты мәгълүмати брошюралар һәм буклетлар белән тулыланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International