Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Кукмара районындагы бүлегенә 25 ел тулу уңаеннан сәләтле инвалидларның иҗат фестивале булып узды. Ул "Без бергә көчлерәк" дип аталган иде. Фестиваль район социаль яклау, мәдәният идарәсе, инвалидлар җирле оешмасы, "Тылсым" үзәге, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге ярдәме белән оештырылган.
Бәйрәм бик күңелле узды. Бу көнне хыяллары түгел, бары мөмкинлекләре чикле мөхтәрәм кешеләрнең чын иҗат бәйгесе иде. Нияз Шәмиев үзе язган җырларын яңгыратты, Халидә Шакирова, Наил Рәхимуллин, Раузит Хуҗин, Рафис Яппаров, Радүлә Мидхәтова, Хәсибә Камалиева, Касыйм Хәлиуллин, Разия Якимова, Марзия Сәләхетдинова, Лира Мөхәммәтшина, Нина Тереньтева, Валентина Борисовалар да матур номерлар күрсәттеләр.
Бәйрәмнең тагын бер күрке инвалидларның кулдан ясалган эшләнмәләреннән торган күргәзмә иде. Монда ни генә юк - сәйләннән, җепләрдән ясалган картина, кечкенә генә татар өе, мәчет, кое, арба - барысы да әлеге талантлы кешеләрнең талантлы кулларыннан тамган нур булып, кунакларны сөендереп торды.
Бәйрәм күңелләрдә бары якты мизгелләр генә калдырды.