Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Апас муниципаль районы Советының йомгаклау сессиясе узды. Чарада шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
Апас муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы доклад белән район башлыгы Равил Хисаметдинов чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында Алексей Песошин район җитәкчелеген предприятиеләр һәм оешмалар белән берлектә гражданнарның реаль керемнәрен арттыру эшен дәвам итәргә, шулай ук тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиянең нәтиҗәлелеген көчәйтергә чакырды.
Фото чыганагы: ТР Президенты матбугат хезмәте