Министр Эльмира Зарипова Буа районы Советы утырышында катнашты

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

26 февральдә Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Буа муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышы узды, анда районның 2019 елда социаль-икътисади үсешенә йомгак ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Әлеге чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Утырышта төп доклад белән Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов чыгыш ясады. Ул икътисадның барлык өлкәләренең торышына җентекле анализ ясады.

Чара ахырында республика Премьер-министры Алексей Песошин буалыларга эшләрендә югары күрсәткечләр өчен хөкүмәт бүләкләре тапшырды.

Фото чыганагы: ТР Буа МР рәсми сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International