Республикада «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы катнашында муниципаль берәмлекләр территориясендә пенсия яшенә якынаючы гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча эш алып барыла.
Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 29 хезмәткәре өчен квалификация күтәрүне оештырды. Учреждение хезмәткәрләре «Мәдәният учреждениеләренең эш сыйфаты менеджменты» программасы буенча укулар уздылар.