Буада Бөек Ватан сугышы ветеранын хөрмәтләделәр

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Буа муниципаль районында булды. Анда ул Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Ибраһим улы Төхвәтуллин белән очрашты.

Ветеранны узган туган көне белән котладылар – гыйнварда ул 100 яшен билгеләп үткән.

Җиңү көне алдыннан республика Премьер-министры Алексей Песошин Рәүф Төхвәтуллинга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International