Иртәгә Казанда инвалидларны эшкә урнаштырачаклар

2012 елның 5 декабре, чәршәмбе

6 декабрь көнне Химиклар мәдәният сараенда инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары гомумшәһәр  ярминкәсе уздырыла. Бу көнне аларга 35 оешма вәкилләре үз предприятиеләрендә эш тәкъдим итәчәкләр.

Шулай ук теләге булган һәркем хезмәт, дәүләт гарантияләре, социаль яклау, һөнәри юнәлеш, белем алу кебек сорауларга җавап таба алачак.  Инвалид бала караучы ата-аналар, эшсез калган мөмкинлекләре чикле кешеләргә дә ярдәм күрсәтеләчәк.

Барлык хезмәтләр һәм керү бушлай.

Ярминкә 10 нан 14 сәгатькә чаклы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International