«Балкыш» приюты балалары рәхимсезлеккә каршы

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларга карата көч куллануны һәм рәхимсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән чара узды. Әлеге чара «Көнбагыш» программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

10-15 яшьлек өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өлкәннәр, яшүсмерләр, яшьтәшләренең рәхимсез гамәлләре турында әңгәмәдә, шулай ук «Җәбер-золымсыз һәм көчләүсез дөнья» дигән рәсем конкурсында актив катнаштылар. Шулай ук балалар теләсә кайсы вакытта ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп була торган ышаныч телефоны турында да белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International