Балалар куркынычсызлыгы – барыннан да өстен

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсия оештырдылар. «Безнең куркынычсызлык безнең кулларда» дигән чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.

Экскурсиянең максаты – шәхси куркынычсызлык һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеге мәсьәләләренә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру, шулай ук янгын сүндерүче һөнәренә карата кызыксыну һәм хөрмәт күрсәтү.

Экскурсия барышында янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр һәм балаларга янгын чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеген искә төшерделәр. Шулай ук балигъ булмаган балаларга тематик буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International