Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегенең бер юнәлеше – балалары булган хатын-кызларның хезмәт эшчәнлеген тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.
Бала карау буенча отпускта булган аналарга ярдәм итү максатыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Сәләт эзләп» дигән төркемле дәресләр циклы үткәрде. Чарада декрет яллары тиздән тәмамланачак әниләр катнашты.
Психолог җитәкчелегендә катнашучылар үз мәнфәгатьләрен, кызыксынуларын, шәхси сыйфатларын, тәҗрибәләрен, белемнәрен һәм күнекмәләрен анализладылар, бу яшь әниләргә үз мөмкинлекләрен хезмәт базарында тәкъдимнәр белән тәңгәлләштерергә, һөнәри максатларын һәм аларга ирешү ысулларын билгеләргә, билгеләнгән юл буенча хәрәкәткә комачаулаучы башка психологик киртәләрне җиңеп чыгу инструментларын табарга ярдәм итте.
Тренингта катнашучылар алган күнекмәләрнең һөнәри юл сайлап алуда ярдәм итәчәген, гаилә тормышының иминлеген һәм сыйфатын күтәрәчәген билгеләп үттеләр.