Казанда инвалид балалар өчен хәйрия мастер-классы узды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

«Өмет» клубы кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гипс сыннарын бизәү буенча мастер-класс үткәрде. Чара «Зәкят» хәйрия фонды хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды.

Дустанә мөнәсәбәт булдыру һәм эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен дәрестә катнашучылар «Әйдәгез танышыйк!» дигән күнегү ясадылар, аннан соң белгечләр катнашучыларны бизәүнең төрле техникалары белән таныштырдылар, хайваннар һәм әкият персонажларының гипс сыннарын бизәргә тәкъдим иттеләр.

Мастер-класста катнашучылар кызыклы иҗади процессның барысына да яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге бүләк итүен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International