Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән 411 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 кешегә кимрәк.
Бу атнада Менделеевскида һәм Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны элеккечә калган, анда 2020 елның 26 февраленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 49 һәм 967 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Яр Чаллыда (+58), Яшел Үзәндә (+11), Кама Аланында (+8) һәм Чистайда (+2) күзәтелә.