«Өмет» үзәге белгечләре «Терроризм – җәмгыятькә янау» дигән дәрес уздырды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау программасы кысаларында Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Терроризм – җәмгыятькә янау» дигән чара уздырдылар.

Социаль хезмәт алучыларга террорчылык актлары әзерләнү турында ялган хәбәр таратуның нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Шәпше урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган чарада 19 балигъ булмаган бала катнашты. Аларга «Терроризм – җәмгыятькә янау», «Телефон террорчылыгын профилактикалау», «Әгәр өйдә ялгызың булсаң» дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International