Зәйнең комплекслы үзәгендә балалар өчен күңел ачу чарасы уздырылды

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды. Аны учреждение белгечләре Яшьләр эшләре буенча идарә хезмәткәрләре белән берлектә үткәрделәр. Бәйрәмгә ведомствоара күзәтчелектә торучы гаиләләр чакырылган иде.

Көчләрен, зирәклек һәм җитезлекләрен тикшерү өчен булачак солдатларга конкурсларда катнашырга тәкъдим ителде. Балалар Бөек Ватан сугышының истәлекле даталарына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, «Зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәт» конкурсында катнаштылар, кроссворд чиштеләр.

Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International