«Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре өйдә социаль хезмәт алучы Бөек Ватан сугышы ветераннарын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.
«Кайгырту» акциясе кысаларында алар, социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар белән бергә, рәхмәт сүзләре белән ветераннарга открыткалар һәм балалар ясаган кул эшләре тапшырдылар. Ветераннар, үз чиратында, яшүсмерләргә сугыш елларында солдатларга нинди авырлыклар кичерергә туры килгәне турында сөйләделәр.