«Ышаныч»та социаль хезмәт алучы яшьләр хәрби-патриотик чараларда катнашты

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Ел саен Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар Яр Чаллы шәһәренең Россия армиясенә, авиациясе һәм флотына ярдәм итү буенча ирекле җәмгыятенә йөриләр һәм биредә оештырылган хәрби-патриотик чараларда катнашалар.

19 февраль көнне балалар ату буенча инструктор Рауль Шәфигуллин җитәкчелегендә ату коралы белән дөрес эш итү күнекмәләрен алдылар.

20 февраль көнне балалар һәм аларның әти-әниләре автомобиль гаскәрләре музеенда булдылар, биредә әлеге музейга нигез салучы, шагыйрь, тәрҗемәче, запастагы офицер Мансур Сафин кызыклы танып-белү экскурсиясе үткәрде. Аннары экскурсантлар ДОСААФ автомәктәбендә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булдылар. Хәрби-учет белгечлекләре буенча укытучы Андрей Шипулин хәрби машина йөртүчеләрне әзерләү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Патриотик юнәлештәге чараларда барлыгы 32 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International