Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү кысаларында Мамадыш муниципаль районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Россиягә хезмәт итәм» дигән тантаналы чара узды.
Патриотик юнәлештәге бәйрәмгә Бөек Ватан сугышы ветераны Миньша Зыятдинов, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Виктор Белоусов, Мамадыш районының «Гвардия» десантчылар җәмгыяте һәм Әтиләр советы вәкилләре килгән иде.
Чара спорт мәйданчыгында башланып китте, анда приютта тәрбияләнүчеләргә Калашников автоматын сүтү һәм җыю процессын күрсәттеләр. Һәр теләгән кеше, белгечләрнең сизгер җитәкчелегендә, автомат тотып карады, пневматик винтовкадан мишеньга атты.
Аннары балалар кунакларга концерт программасы күрсәттеләр, өлкәннәр белән бергә кызыклы конкурсларда катнаштылар, төрле каршылыкларны җиңеп чыктылар. Чара ахырында балалар кунакларга «Яшь оста» түгәрәгендә үз куллары белән ясалган сувенирлар бүләк иттеләр.