Декабрьдә "Кеше хокуклары" дип исемләнгән радиотапшырулар циклы эфирга чыга башлый

2012 елның 4 декабре, сишәмбе

11 декабрьдән башлап һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 12.30 һәм 20.30 да «Дорожного радио» эфирында "Кеше хокуклары" дип исемләнгән радиотапшырулар циклы эфирга чыга  башлый. Бу көннәрне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә сораулар бирергә мөмкин булачак. Әлеге радиотапшыру гражданнарның хокуклары һәм ирекләрен кайгырту, саклау, аларны хокукый яктан агарту максатларыннан чыгып эшләнә.

Теләге булган һәркем 236-41-80 номеры буенча шалтыратып, үз соравын юллый ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International