Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ягез әле, малайлар!» дигән чара узды.
Ярышта өлкән малайлар командалары ярышты, ә бәйрәм атмосферасын җанатарлар булдырды. Жюри әгъзалары малайларның спорт әзерлеген лаеклы бәяләде һәм ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Барлык катнашучылар һәм тамашачылар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.
Чара ахырында кызлар малайларны үз куллары белән ясалган бүләкләр һәм открыткалар белән котладылар.