«Веста» үзәге хезмәткәрләре спорт бәйрәмендә катнашты

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Сәламәтлек – аерым кешенең генә түгел, бөтен җәмгыятьнең байлыгы. Шул уңайдан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре инде традициягә әйләнгән спорт бәйрәме – Сәламәтлек көне үткәрде. Чараның максаты – хезмәткәрләрнең физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә карата кызыксынуларын формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

«Сәламәт хезмәткәр – уңышлы хезмәткәр» шигаре астында спорт-күңел ачу бәйрәме бик күңелле узды. Теләге булган кешеләр чаңгыда йөрде, тимераякта шуды, тюбингларда таудан шуа алдылар. Шулай ук белгечләр төрле спорт конкурсларында һәм викториналарда актив катнашты.

Сәламәтләндерүдән тыш, мондый чаралар яхшы кәефкә, коллективта уңай психологик климат булдыруга ярдәм итә, стандарт булмаган шартларда үз сәләтләрен һәм талантларын ачарга һәм үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International