Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Бүгенге саннарга караганда, 20 нче ноябрьдән 30 на чаклы мондый 8 аянычлы очрак теркәлгән.
Үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы Әлмәттә урнашкан «Диагностика-Энергосервис» ҖЧҖ дә 26 ноябрьдә була. Ячейканың реле сакланмасын көйләгәндә НГДУ «Елховнефть»тә 59 яшьлек электромонтер электр көчәнешенә эләгеп, һәлак була.
Авыр җәрәхәт очраклары Яр Чаллы һәм Алабугада теркәлгән. Чалының «НПО Ростар» предприятесендә яңа бүлеп бирү җайланмасын монтажлаганда шартлау яңгырый һәм ут чыга. Электромонтер авыр җәрәхәт ала. «ЕлАЗ-Транс» ҖЧҖ эшчесе исә юл һәлакәтенә очрый.
Бу атнада төркемле бәхетсезлек очрагы күзәтелмәгән.
Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.