Россиядә Хәтер һәм дан елы кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы «Әтигә бүләк» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы сигез бала катнашты.
Лариса Евстратьева балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, ә волонтерлар өчпочмаклы хатлар һәм открыткалар ясарга тәкъдим итте.
Эш башында балаларга кайчы, кәгазь һәм клей белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Соңыннан балалар бик теләп иҗади эшкә тотындылар. Катнашучыларның открыткалары бик матур килеп чыкты, алар һичшиксез бәйрәмгә менә дигән бүләк булачак.