Зәйнең актив пенсионерлары фронт хатлары белән таныша

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәм «Өченче буын университеты» программасы кысаларында «Пульс» актив пенсионерлар клубы әгъзалары өчен «Сугыш еллары хатлары» дип исемләнгән чара үткәрелде.

Чараны Зәйнең туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырды. Очрашу «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә узды.

Туган якны өйрәнү музеенда 77 фронт хаты саклана. Чарада катнашучылар Александр Петряков, Василий Кныш хатлары, Нәҗип Мәрданшин хатларыннан өзекләр белән таныштылар. Катнашучыларның күбесе күз яшьләрен тыя алмады.

Фронттан хатлар сугышның кайнар сулышын саклый, алар алдында еллар көчсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International