18 нче февраль көнне Яшел Үзән муниципаль районында башкарма комитеты, пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр белән очраштылар.
Әлеге чарада пенсия алды яшендәге 27 кеше катнашты. Гражданнарга аларның хокукларын үтәү һәм яшь буенча дискриминациягә юл куймау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр, халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закондагы үзгәрешләр, хезмәт базарында пенсия алды яшендәге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә гарантияләрен билгеләү турында сөйләделәр.