Министрлык оешмаларны мошенниклар хәйләләреннән сакланырга чакыра

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Республика предприятиеләре һәм оешмаларына карата мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Соңгы вакытта мошенниклар төрле оешмаларга Министрлык исеменнән хатлар юллый һәм янәсе Хезмәт министрлыгының проектларын, программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыру өчен финанс ярдәм күрсәтүне сорыйлар.

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы буларак, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы беркайчан да акча җыю белән шөгыльләнми һәм татарстанлыларны уяу булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International