Балтач районында Хәтер һәм дан елына багышланган чаралар башланды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

19 февраль көнне Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, тыл хезмәтчәннәренә тантаналы шартларда рәвештә «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре һәм буләкләр тапшырдылар.

Чараның хөрмәтле кунаклары арасында ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин бар иде.

Мөхтәрәм якташларына котлау һәм рәхмәт сүзләрен социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, хәрби комиссариат, ветераннар советы вәкилләре, мәктәп директорлары, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары дә җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International