Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яр Чаллының «Ышаныч» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Без – кыю балалар!» дигән чара үткәрделәр. Анда социаль хезмәт алучылар катнашты.
Балалар Яр Чаллы медицина көллияте студентлары белән бергә бирелгән маршрут битләре буенча биремнәрне үтәргә юнәлделәр. Һәр этапта катнашучыларга үҗәтлек, җитезлек, командада эшли белү кирәк иде. Ял вакытында отрядлар бик теләп танылган хәрби җырлар җырладылар.
Уен нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да «Романтик» яшүсмерләр-яшьләр клубы коллективыннан истәлекле медальләр һәм бүләкләр алдылар.
Чарада барлыгы 45 социаль хезмәт алучы катнашты.