Балтач районында «Күп балалар – яхшы!» дигән чара узды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанның Балтач районында «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында өч ул тәрбияләүче күп балалы әтиләр өчен «Күп балалар – яхшы!» дигән чара уздырылды.

Бәйрәмгә күп балалы гаиләләр, катнашучыларның җанатарлары, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырылган иде.

Мәдәният үзәге фойесында «Волонтер» үзәгенең яшь активистлары һәр кунакка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан эмблема тапшырдылар.

Чара барышында күп балалы гаиләләр төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Катнашучы җиде гаилә дә төрле истәлекле бүләкләр, сертификат алдылар. Чара иганәчеләреннән балаларга уенчыклар бүләк иттеләр. Катнашучыларга мәгариф һәм ЗАГС идарәләре җитәкчеләре дә грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

Ахырда барлык катнашучыларны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин тәбрикләде. Ул мондый тематик чаралар үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International