Чүпрәледә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны вакытлыча карау буенча социаль программа тормышка ашырыла

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Игелекле ишегалды» муниципаль проектын тормышка ашыру кысаларында Чүпрәле муниципаль районындагы «Забота» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны вакытлыча карау буенча «Карамелька» социаль программасы тормышка ашырыла. Программаның максаты – социаль адаптацияләү һәм реабилитацияләүдә ярдәм күрсәтү.

«Карамелька» уен киңлеген, эмоциональ уңайлыкны оештыруга, организмның какшаган структураларын һәм функцияләрен яңадан торгызуга һәм компенсацияләүгә, сәламәтлекләре чикле булган балаларның активлыгына чикләүләрне булдырмауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән. Программага сенсор бүлмә шартларында уза торган, вакытлыча карау кысаларында хезмәт күрсәтү буенча чаралар кертелгән.

Дәресләр бүлекчә психологы һәм социаль педагог тарафыннан атна саен төркемнәрдә дә, индивидуаль формада да оештырыла һәм үткәрелә.

14 февраль көнне «Коллективта үзара хезмәттәшлек» темасына дәрес узды. Аның максаты – балаларны бер-берсе белән аралашырга һәм үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International